Кичә Зәй шәһәренең Ринат Фәрдиев исемендәге паркында СССРның атказанган спорт мастеры Василий Бекасов исемендәге чаңгы ярышлары буенча Татарстан чемпионаты узды. Муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында оештырылган әлеге ярышларда Актанышыбыз командасы да катнашып, югары уңышка иреште. Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов, спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаев, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Лилия Галиуллина, Аеш авылы җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе, бүгенге көндә бәби ялында булган Гүзәл Хәбибуллина 13 район арасында Актанышны 3нче баскычка күтәрделәр. Ә шәхси беренчелектә Айдар Иманаев шулай ук 3 урын яулады. Котлыйбыз!