Район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов призына уздырылган чаңгы ярышы яшь спортчыларны үзенә җыйды

2018 елның 9 марты, җомга

8 март көнне Актаныш авылының “Бүләк” чаңгы трассасында район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов призына чаңгы ярышлары узды. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм райондашларыбызны спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә өндәү максатыннан оештырылган әлеге чараны район спорт, яшьләр һәм туризм бүлеге оештырды. Биредә төрле яшь категорияләрдә мәктәп укучылары, шулай ук читтән кайткан кунак егетләре дә катнашты.

Энгель Фәттахов, яшь чаңгычыларны сәламләп, һәркайсына уңышлар һәм югары үрләр теләде.

-Спрот – сәламәтлек чыганагы. Ә саулыкны яшьтән үк кайгырту мөһим. Сез – безнең киләчәк. Ә киләчәгебез ныклы булырга тиеш. Спортны яратыгыз. Спорт белән дус булучы, сәламәт яшәү рәвеше алып баручылар укуда да, хезмәттә дә алдынгылыкны яулыйлар, - диде ул кызлар һәм егетләргә мөрәҗәгать итеп.

Ә ярышларда районыбыз мәктәпләрендә белем алучы укучылар катнашты. Шулай ук Казаннан шәһәреннән кайткан 4 сыйныф укучысы да үз осталыгын, җитезлеген күрсәтте.   

Берничә сәгатькә сузылган узышларның җиңүчеләре белән дә таныштырып үтик.

5-7 сыйныфларда белем алучы кызлар арасында 1 урынга Гөлия Хәмәдуллина (Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе) лаек булды. 2-3 урыннарга исә Резеда Басыйрова һәм Лиана Закирҗановалар (Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе) лаек булды. 4 урында – Лиана Латыйпова (Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбе). Егетләр арасында беренчелекне Илшат Шакиров (Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе) яулады. 2-3 урыннар Искәндәр Могътазиров (Актанышның 1нче урта мәктәбе) һәм Салават Фәхриевларга (Яхшый мәктәбе) тапшырылды. 4 урынга Казаннан кунак егете Ильяс Шакиров лаек булды.

8-9 сыйныфлар буенча ярыш нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Кызлар арасында 1 урынны Регина Минһаҗева (Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе) яуласа, егетләр арасында Илнур Хасановка (актанышның 2нче санлы урта мәктәбе) тиңнәр булмады. 2-3 урыннарга Рената Мөхәмәтдинова (Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе) һәм Мәрьям Әгъзамовалар (Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе), ә егетләр арасында Айназ Имамразыев  (Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе) һәм Данил Гайсин (Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе) лаек булдылар.  4 урында – Зәйнәп Яхшыгулова һәм Алмаз Шәехов (Актанышның 1нче һәм 2нче санлы урта мәктәпләре).

10-11 сыйныфлар арасында 1 урында – Таңсылу Таҗиева (Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе) һәм Динар Галимуллин (технология техникумы). 2-3 урыннарда Ирина Муллаянова һәм Лилия Хәмидуллина (Актанышның 2нче санлы урта мәктәбе укучылары), Наил Ялалов (актанышның 1нче санлы урта мәктәбе) һәм Алгиз Гарипов (технология техникумы). 4 урынга Айгиз Насретдинов (Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе) лаек булды.

Әлеге җиңүчеләребезнең барысына да диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International