8 март көнне Түке авылы мәдәният йортында "Ягез әле, әниләр! Булдырасыз, әбиләр!" дип аталган күңелле һәм җырлы-биюле бәйге узды. Биредә яшь әниләр һәм җор телле әбиләр командалары төрле уеннарда, тапкырлыкта, уңганлыкта көч сынашты.