6 март көнне Әтәс авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Язлар бүләге син, хатын-кыз" дип аталган бәйрәм кичәсе узды. Китапханәче Мәүҗидә Гарипова тырышлыгы белән оештырылган әлеге кичә җыр һәм шигъри тәлгәшләр белән үрелеп барды. Сәхнә түренә җирлекнең алдынгы гүзәл затлары чакырылды. Шулай ук якташ шагыйрәләренең иҗаты буенча төзелгән китап күргәзмәсе белән дә танышу мөмкин иде.