Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Актаныш район үзәк хастаханәсенең техник хезмәткәре Рәйлә Насрыева, Актаныш бердәм хисаплау үзәгенең баш хисапчысы Люзия Фәррахова, “Чулман” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте сатучысы Зөлфия Салихова балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытуда үзләреннән зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасының "Ана даны" медале белән бүләкләнделәр.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм җирле үзидарәне үстерүгә лаеклы өлеш керткәннәре өчен, Татар Ямалысы авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Люзия Гыйльманова, Әтәс авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Лилия Шәмсетдинова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы ассоциациясе Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Авыл хуҗалыгы тармагы үсешенә зур өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, “Актаныш” агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ферма мөдире Илүсә Камаловага Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы Министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Иске Айман авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Миләүшә Имамова, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча Яр Чаллы шәһәре бүлеге белгече Роза Харрасовага “Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алуда куйган хезмәтләре өчен” медале тапшырылды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендәге күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен, “Ташкын” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Ландыш Гыйбадуллина, “Нур” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гөлназ Фәттахова, “Алга” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Әлфия Мадиярова, “Әнәк агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Вера Гарифуллина, “Чишмә агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Алия Галиева, “Эконом” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте савымчысы Гөлназ Фәрухшина Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәннәре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татар Ямалы авылы китапханәчесе Гүзәлия Нургалиева, Куян авыл клубы мөдире Роза Хәбетдинова, ,Актаныш районы үзәк хастаханәсенен ашыгыч ярдәм бүлекчәсе фельдшеры Фәрзия Муллагалиева, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының инглиз теле укытучысы Ләйсән Әюпова, “Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Фирүзә Ярмиева Актаныш муниципаль район Башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белгече Альбина Галимуллина, Актаныш районы үзәк хастаханәсенен педиатрия бүлеге шәфкать туташы Әлфидә Зәйнетдинова, Байсар төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Әхтәмова, “Актаныш икмәк комбинаты” баш хисапчысы Дифинә Нуртдинова, “Газстройсервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте инженеры Венера Абзаеваларга Актаныш муниципаль район Башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.