Шушы көннәрдә Аскы Актаныш ветераннар йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы кичә узды. Әлеге кичәдә район ветераннар Советы каршында оешкан “Гәрәбә” клубы әгъзалары бәйрәм концерты белән чыгыш ясады. Алар башкаруында яңгыраган җырлар, баян көйләре залдагы кунаклар тарафыннан бик җылы кабул ителде.
Актаныш муниципаль район Башлыгы урынбасары Илфак Бариев, район ветераннар Советы җитәкчесе Нурулла Нурлыев, “Игелек үзәге” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге директоры Рәмилә Закирҗанова гүзәл затларга үзләренең бәйрәм котлавын, изге теләкләрен юлладылар.