"Халкыбызның күңел бизәкләре" дип исемләнгән кичә узды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

        6 март көнне Иске Сәфәр авылы китапханәсе каршында оешкан "Балкыш" клубы әгъзалары катнашында "Халкыбызның күңел бизәкләре" дигән кичә үтте. Әлеге кичә халкыбыз тарихын, йолаларын, гореф - гадәтләрен барлауга багышланган иде. Килгән кунаклар шулай ук татар милли киемнәре, кул эшләре белән танышты.  Мөнәҗәтләр дә тыңланды, хәдисләр әйтелде, җырлы-биюле уеннар да уйналды. Кичә чәй өстәле янында фикер алышулар белән тәмамланды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International