Күҗәкәдә "Кызлар - язгы чәчәкләр" дип исемләнгән кичә узды

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Күҗәкә авылы китапханәсендә "Кызлар - язгы чәчәкләр" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе узды. Биредә шулай ук "Гүзәл затлар" исеме астында китап күргәзмәсе оештырылды. Кызыклы уеннарга, конкурсларга бай әлеге чара матур җырлар, шигырьләр, төрле милләт биюләре белән үрелеп барды. Кунаклар чәчәкләр темасына багышланган "Башваткыч" бәйгесендә дә бик теләп катнашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International