Бүген террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 6 марты, сишәмбе

Бүген Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты бинасының утырышлар залында террорга каршы көрәш комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Киңәшмәне район Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов алып барды.

Россия Федерациясе Президенты сайлауларына әзерлек һәм аны үткәрү вакытында җәмәгатьчелек куркынычсызлыгын тәэмин итүгә багышланган әлеге киңәшмәдә РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Яр Чаллы бүлеге хезмәткәре Петр Пестерев та катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International