Күңел ачулар аяныч хәлләргә китермәсен иде

2018 елның 5 марты, дүшәмбе

Районыбыз елга – күлләрендә ел әйләнәсе диярлек балыкчылар өзелми. Кыш айларында да балыкчыларны еш күрергә туры килә.  Якын-тирә шәһәр – районнардан да, күрше республикалардан да килә алар. Ял көннәрендә Татар Ямалысы авылы җирлеге үзйөрешле чана хуҗаларының игътибар үзәгенә әверелә. Әйтергә кирәк, әлеге транспорт чарасы белән идарә итәр өчен куркынычсызлык таләпләре үтәлми. Хуҗаларының, гадәттә, үзләре белән тиешле документлары булмый, техник карау үткәрү һәм теркәү кагыйдәләре бозыла. Мондый кагыйдә бозуларны кисәтү, туктату максатыннан, ТР дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш районы буенча бүлеге тарафыннан рейдлар уздырыла. Саннарга күз салсак, узган ел куллану вакытында барлыгы 30 транспорт чарасы тикшерелгән. Төрле кагыйдәләрне бозган 7 граждан административ җаваплылыкка тартылган.

Безнең төп бурычыбыз – таләпләрне төгәл үтәү буенча аңлату эшләре алып бару. Яллар һәм күңел ачулар аянычлы хәлләргә китермәсен иде.

 

Илдус Хәкимов, ТР дәүләт техника күзәтчелеге идарәсенең Актаныш муниципаль районы буенча бүлеге җитәкчесе.

                                       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International