3 март көнне Татар Ямалысы авылы мәдәният йортында туган телебезне , гореф-гадәтләребезне саклап калу максатыннан “Дәү әти һәм дәү әнидә кунакта” дип, исемләнгән проект старт алды. Туган телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу, милли хәзинәләребезне барлау максатыннан оештырылган әлеге чарада ак яулыклы әбекәйләребез балаларга йон эрләү, оекбаш бәйләү һәм токмач кисү кебек кул эшләрен күрсәтте. Балалар исә такмаклар, тизәйткечләр әйтеште. Милли төсләргә бай кичә халык җырлары һәм биюләре белән тәмамланды. Һәр атнаның пәнҗешәмбе кичендә Дәү әни белән Дәү әти үзенә кунакка дәшә.