Район үзәк китапханәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды

2018 елның 3 марты, шимбә

2 март көнне район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре гуманитар гимназия-интернат укучылары  белән “Туган телем - татар теле” темасы буенча түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырды. Чарада “Шигырь сөйлим туган телемдә” дип исемләнгән электрон презентация  күрсәтелде. Укучылар “Уйла һәм әйт” уенында  сорауларга җавап эзләде, халык авыз иҗатының  төп жанрларыннан булган әкият һәм табышмакларга билгеләмә бирде. Татар халык мәкальләрен дә читтә калмады.  “И туган тел! И матур тел!” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Чараның  йомгаклау өлешендә әдәбият, сәнгать, дин һәм  тарих сорауларын буенча төзелгән  викторина үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International