2 март көнне Актаныш сельхозтехника китапханәсе хезмәткәре "Каенкай" балалар бакчасында "Экологик Брейнг" дип аталган интеллектуаль - танып белү уены үткәрде. Ярышта балалар "Табигать балалары" һәм "Яшелләр" командаларына бүленеп катнашты. Һәр өлеш өчен дә катлаулы сораулар сайлап алынган булса да, балалар аларга бик тиз җавап бирде. Барысы да чарадан канәгать калды һәм үзләре өчен шактый файдалы мәгълүматлар туплады. Чара ахырында балалар "Табигать дөньясына китап аша" исемле китап күргәзмәсе белән дә танышты.