Чалманарат авылы китапханәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды

2018 елның 2 марты, җомга

1 нче март көнне Чалманарат авылы китапханәсендә Халыкара наркоманиягә һәм наркобизнеска каршы көрәш көне уңаеннан " Наркомания - ак үлем" исеме астында түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде. Наркомания - хәзерге заманның төп афәтләрнең берсе. Әлеге чараның да төп максаты - яшьләргә  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләргә карата тискәре караш булдыру. Сөйләшүгә авыл фельдшеры Эльмира Вәлиева да чакырылган иде. Ул яшьләргә наркотик матдәләрнең организмга  зыяны хакында аңлатты һәм кызыксындырган сорауларына җавап бирде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International