Игелек үзәгендә "Безнең гаилә - тату гаилә" дип исемләнгән чара узды

2018 елның 2 марты, җомга

1 март көнне Актаныш муниципаль районы Игелек үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе  социаль педагоглары “Безнең гаилә – тату гаилә” дигән кичә уздырды.

Кичәнең максаты: ата – ана белән бала арасындагы  үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту, гаиләдә бер-береңә карата ихтирамлык хисе тәрбияләү, аралашучанлыкны үстерү. Әлеге чара барышында кызыклы, мавыктыргыч уеннар, викториналар, ярышлар оештырылды. Килгән ата – аналар һәм балалар аларның һәркайсында бик теләп катнашты. Бәйрәм ахырында барлык катнашучыларга иганәче Хәким Вәҗиев ярдәме белән әзерләнгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International