Казан шәһәренең “Патриот” республика спорт – патриотик үзәгендә ТРның 15 кадет интренат – мәктәпләре арасында “Җиңү” Бөтенроссия хәрби – спорт уеннарының республика этабы узды.
Әлеге ярышларда Актаныш кадет интернат – мәктәбе командасы гомуми исәптә IV урынга лаек булды һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнде (җитәкчеләре – директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Р. Минһаҗев һәм физик әзерлек буенча инструктор Л. Әхмәров).