4 март көнне “Бүләк” урманы аланында Актаныш муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов призына чаңгы ярышлары узачак.
Күмәк физкультура хәрәкәтен оештыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, көчле чаңгычыларны ачыклау максатыннан оештырылачак әлеге ярышларда районның урта һәм төп гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары, ир-атлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Моның өчен үзең белән медицина тикшерүе узганлык турында һәм табиб, директор, команда вәкиле тарафыннан расланган белешмәләр булу шарт.
Бәйгене район Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге оештыра.
Башлана 10.00 сәгатьтә.