Бүген район үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1 санлы Актаныш урта мәктәбенең 2“А” сыйныфы укучылары өчен ромашка чәчәге ясау буенча мастер класс уздырды. Бер сәгать дәвамында балалар әниләренә бик матур бәйрәм бүләге – ап-ак таҗлы ромашка ясады. Эш барышында әниләргә багышланган шигырьләрне искә төшерде алар. Китапханәче апалары исә балаларга оригами ысулы белән төрле кул эшләре ясау турындагы китаплар белән таныштырды.