28 февраль көнне Кәзкәй авылы мәдәният йорты каршындагы ял мәйданчыгында кышны озату бәйрәме узды. Әлеге чарага килгән һәр кешегә китаплар, җурналлар белән танышу мөмкинлеге дә бар иде, шулай ук өйләренә укырга биреп җибәрелде. Кунаклар тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйланды, балалар өчен уеннар оештырылды.