Актанышның 1нче урта мәктәбе командасы районкүләм конкурста җиңү яулады

2018 елның 28 феврале, чәршәмбе

26 февраль көнне, укучыларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү, интеллектуаль потенциалын ачу, физика белән кызыксынуларын тагын да арттыру, яңа талантларны барлау, район мәктәпләрендә әлеге фәннән белем бирү сыйфатын яхшырту макатыннан, "Физика ялкыны" дип аталган физика буенча мәсьәләләр чишү конкурсы узды.  Конкурста Актанышның 1нче санлы урта мәктәбе командасы мактулы 1 урынга лаек булды. Команда составы: 7-8 сыйныф укучылары Лилия Гәрәева, Илдар Мөхәмәтдинов һәм Артур Фәтхелбаянов. Укытучылары - Римма Баһаутдинова, Филарис Ялалов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International