8 март - халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан район үзәк китапханәсенең уку залында “Хатын-кыз –ул серле зат” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәнең беренче бүлеге кадерле әниләргә багышлана.
Биредә шулай ук “Бөек хатын-кызларыбыз”, “Хатын-кыз галәме”, “Хатын-кыз-дөнья күрке” дип аталган бүлекләр дә бар. Күргәзмәдә хатын-кыз язучыларыбызның әсәрләре, кадерле затларыбыз турында язылган мәкаләләр, китаплар урнаштырылган. Китапханәгә рәхим итегез!