Әгәр сез түләүләрне интернет аша түгел, ә,гадәттәгечә, почта бүлекчәләрендә яки банк аша башкарасыз икән, кайбер күңелсезлекләрдән котылу өчен квитанцияләрне берникадәр вакыт сакларга киңәш итәбез.
Кайчан аларның кирәге чыгарга мөмкин?
Әгәр сезнең тиешле түләү барып чыкмаса, я инде хаталы булса (әйтик, дөрес булмаган мәгълумат һ.б.) Бу очракта әлеге квитанцияләр киләсе түләүләрне башкарганда буталмаска һәм коммуналь хезмәтләр алдында бурычыгыз булмауны дәллиләргә ярдәм итәчәк.
Түләү кәгазьләрен саклау вакытын тәгаенләп булмый. Әмма РФ Гражданлык кодексында күрсәтелгәнчә, күпмедер вакыт эчендә судка мөрәҗәгать итеп, үзегезнең хаклы икәнегезне дәлилләү мөмкинлеге бар. Бу 3 ел эчендә башкарылырга тиеш. Ягъни, түләү кәгазьләрен 3 ел дәвамында һәм аннан да озаграк вакыт саклау зыян итми. Чөнки еш кына судлар 3 елдан ары сакланган квитанцияләр буенча да дәгъвалар кабул итә.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы.