Шушы көннәрдә Бурсык авылы китапханәсендә халык шагыйре Фәнис Яруллинны искә алуга багышланган әдәби кичә узды. "Җан авазы" дип аталган әлеге чарада китап сөючеләр шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән танышты. Алар өчен шулай ук Фәнис Яруллинның китапларыннан төзелгән күргәзмә дә оештырылган иде.