27 февральгә һава торышы

2018 елның 26 феврале, дүшәмбе

Россия Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр иткәнчә, 27 февраль көнне аязучан болытлы һава торышы күзәтеләчәк. Урыны белән көчле кар, аерым районнарда буран вәгъдә итә синоптиклар. Җил төньяк - көнчыгыштан секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән җилнең тизлеге секундына 14 метрга җитәчәк. Төнлә һаваның минималь температурасы -12..-17 градус тәшкил итсә, көндез исә һаваның максималь температурасы -10..-14 градуска җитәчәк. Юлларда бозлавык, шулай ук кар көртләре булу ихтимал. Сак булыгыз! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International