Тел ул - бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионнарча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше.Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык, милләт югала.Туган телен саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - һәр кешенең изге бурычы. 21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне уңаеннан Чалманарат авыл китапханәсендә укучылар өчен " Халкымның энҗе бөртекләре" исемле интеллектуаль уен үткәрелде.Укучылар бүгенге көндә туган телебезнең әһәмияте, Бөтендөнья телләр атласында тоткан урыны, аны саклауның зарурлыгы турында мәгълүмат алганнан соң, халкымның саекмас җәүһәрләре табышмак, мәкаль белүдә көч сынаштылар.Соңыннан укучылар өйләренә укырга китаплар алып киттеләр һәм кичә Г.Тукайның " Туган тел " җырын җырлау белән тәмамланды.