9 нчы февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәчесе өлкәннәрнең өйләренә журналлар һәм әдәби китаплар илтте. Алга киткән интернет заманында, күпчелегебез аннан уңышлы файдаланабыз, ә менә 80-90 яшьлек өлкәннәребез, компьютер артында утырмыйлар. Алар күп итеп газета- журналларга язылалар, матур әдәбият укыйлар. Китапханәгә еш килә алмаганлыктан, аларның өйләренә алып барып укытабыз, хәлләрен белеп торабыз. Бүген 82 яшьлек Загитова Нәкия апа белән 91 яшьлек Нуретдинов Мирхаҗиан абыйларга китап, журналлар илтелде. Аз гына күрсәтелгән яхшылыкны да алар зурлап кабул итеп, чын күңелдән рәхмәтләрен җиткерәләр.