6 нчы февраль көнне, Яңа Элем авылы китапханэчесе " Миләшкәй " балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркөмендә "Тылсымлы дөнья" чарасын уздырды. Чара барышында, балаларга китапка сак караш, китапны укырга һәм яратырга икәнлеге аңлатылды. Темага туры китереп төрле мавыктыргыч уеннар уйнатылды, башваткычлар чишелде. Чарада китап күргәзмзсе эшләде һәм күзәтү алып барылды. Балалар китапханәнең яңа китап укучылары булып язылдылар һәм үзләренә кирәкле китапларны сайлап алдылар.