8 нче февраль көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан, аның әсәрләре аша әхлак дәресләре үткәрелде. Ф.Яруллинның 1999 нчы елда язылган "Яралы язмышлар" әсәрен укыгач килеп туган фикерләребез белән уртаклаштык. Бу әсәрен ул сабыйлар йортында эшләүче, бик күп үксезләрнең күз яшен сөртүче, чын йөрәктән шул балаларны яратучы Миңлегөл апага багышлый. Үзләре исән килеш, балаларын ятимнәр йортында тәрбияләнергә мәҗбүр итүче ата-аналарның әхлаксызлыгы йөрәкләрне тетрәндерә. Һәркем үз баласын үзе тәрбияләп үстерсен иде, халкыбызда кешелеклелек дәрәҗәсе төшмәсен иде. Катнашучылар дәрес ахырында Ф.Яруллинның бик күп китапларын укырга алып киттеләр.