Әдәби-музыкаль кичә: “Язмышларга буйсынмас җанны, калдырасы иде шигырьдә”

2018 елның 9 феврале, җомга

   Иске Богады авылы китапханәсе Мәдәният Йорты хезмәткәрләре белән берлектә халык шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан “ Язмышларга буйсынмас җанны, калдырасы иде шигырьдә” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә уздырды. Китапханәче  шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның сүзләренә язылган җырлар башкарылды: «Иң гүзәл кеше икәнсез», “Мин нишләрмен сине югалтсам”, “Җыр калдырыйк”, “Бар ул син эзләгән кеше”, “Сөялдем сөяннәргә”. Кичә презентация белән барды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International