Актаныш “Россия чаңгысы–2018” акциясенә кушыла

2018 елның 9 феврале, җомга

“Россия чаңгысы–2018” 10 февраль көнне “Бүләк” чаңгы базасында үтәчәк, дип хәбәр итә район башкарма комитетының Яшьләр белән эшләү, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре. Бу зур чарада теләгән һәр кеше катнаша ала. Башлангыч сыйныф укучылары – 250 метрга, калган укучылар һәм зурлар – ир-ат, хатын-кызлар 1,5-3 чакрымга узышачак.

Бәйге җиңүчеләре “БлагоДарение” хәйрия фонды бүләкләренә ия булачак.

Ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана, теркәлү өчен 9.30 сәгатькә җыеласы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International