«Актаныш» универсаль спорт комплексында, районыбыз оешма-учреждение хезмәткәрләренең кышкы Спартакиадасы кысаларында, өстәл теннисы буенча Чемпионат узачак. Ярышлар 5-9 февральләрдә 18,00 сәгатьтә булачак.
Әлеге чемпионат нәтиҗәләрендә алган баллар Спартакиаданың гомуми баллары белән кушылачак һәм командага урын чыгарылачак. Өстәл теннисы уйнарга һәр оешмадан 1 хатын-кыз һәм 1 ир-ат чакырыла. Ярышларның баш хөкемдары – Б.Ф. Солтанов.
Тулырак мәгълүматны 3-17-77 телефон номеры аша белергә була.