Куркынычсыз интернет атналыгы

2018 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

1 февраль көнне Теләкәй авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары һәм укытучылары катнашында " Куркынычсыз интернет" исеме белән  информминут  үткәрелде. Китапханәче  әлеге атнаның үткәрелү тарихы һәм максаты белән таныштырды..Төп максат: балалар һәм яүсмерләр арасында онлайн технологияләр һәм кәрәзле телефоннарны куркынычсыз һәм җаваплы куллануга ирешү. " Машаның интернет челтәренә сәяхәте" - электрон презентациясе күрсәтелде. Шул нигездә интернет челтәре куллануның төп кагыйдәләре белән таныштырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International