Район җитәкчелеге студентлар белән очрашты

2018 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

31 гыйнвар көнне район хакимияте бинасының утырышлар залында Актаныш районы башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов педагогия вузларында яки коллиятләрендә белем алучы студентлар белән очрашты. Очрашуда шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов һәм район мәктәпләреннән килгән директорлар катнашты. 

Район җитәкчелеге белән очрашып, район яшәеше хакында күбрәк мәгълүмат тупларга 30 студент җыелган иде. Бүгенге көндә Актаныш районыннан барлыгы 76 студент - булачак мөгаллимнәр - вуз һәм көллиятләрдә белем алалар. 

Иң элек студентлар район башкарма комитет җитәкчесе Энгель Фәттахов чыгышын игътибар белән тыңладылар. Ул районыбызда барган яшь белгечләргә  күрсәтелүче социаль ярдәм чараларын атады һәм Актаныш районы мәктәпләрендә аерым белгечлекләр буенча укытучыларга кытлык булуын ассызыклады. Үз чыгышын тәмамлап, Энгель Нәвап улы булачак мөгалимәләрне районга эшкә чакырды. 

Аннан соң, студентлар каршында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Вахитов чыгыш ясады. "Районыбыз буенча 41 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, 28 мәктәп (аларның 8-е урта мәктәп), Гуманитар гимназия-интернат, коррекцион мәктәп һәм Ресурс үзәге бар. Актанышта  мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан башлап, техникумга кадәр белем бирү структурага салынган, төп бурычыбыз - ул белем бирү чыганакларын югары квалификацияле яшь белгечләр белән тәэмин итү", - диде ул. 

Соңрак, район җитәкчелеге Актаныш районыннан булган башка уку йортларында укучы студентлар белән дә очрашты. Ә кич район мәдәният йортында студентлар катнашында КВН уздыру планнаштырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International