20 гыйнвар көнне Киров авыл китапханәсендә "Серле каләм" дип исемләнгән әдәби уку үткәрелде. Әлеге чара М.Мирза иҗатына багышланган иде. Быел якташ шагыйребезгә 65 яшь тулды. Чарада катнашучылар шагыйрьнең иҗат җимешләрен һәм аңа багышланган шигырьләрне укыдылар. Аның иҗаты белән таныштылар. Әлеге әдәби укуда махсус китап күргәзмзсе эшләде.