17 гыйнвар көнне Аккуз авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында кунакта булды. Балалар, китапханәче белән, татар язучылары әкиятләреннән төзелгән презентация ярдәмендә, “Әкиятләр илендә” сәяхәттә булдылар. Әкият геройлары белән бергә торле сынаулар аша үтеп, бик күңелле ял иттеләр. Әкиятләр тыңладылар, китапханәдән килгән әкият китапларын кызыксынып карадылар.