18-гыйнвар көнне Әтәс авыл китапханәсе балалар белән шагыйрә Г.Зәйнәшеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Җырлы гомер" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.Кичәдә шагыйрәнең шигырьләре, җырлары яңгырады. Кичәдә шагыйрәнең тормышын һәм иҗатын чагылдырган электрон презентация күрсәтелде. Кичә соңында "Халкыбызның яраткан шагыйрәсе ” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.