Иске Сәфәр авыл китапханәсендә әдәби марафон

2018 елның 18 гыйнвары, пәнҗешәмбе

      18 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә  Ибраһимов Илфак Мирза улының иҗатына багышлап, әдәби марафон үткәрелде. Шагыйрь Мөхәммәт Мирзаның татар әдәбиятында үз урыны бар. Аның иҗатында хистән бигрәк фикер, фәлсәфә, серлелек күбрәк. Әдәбиятны, шигырьне тәрбия җәһәтеннән чыгып бәяләгәндә, Мирза шигырьләренең тәрбияви көче артыграк икәнлеге дә сизелә. Кичәдә катнашучылар һәммәсе дә, үз чиратында, Мөхәммәт Мирзаның шигырьләрен  матур итеп укыдылар. Гомумән, аның китапларын һәрвакыт яратып укыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International