Актаныш балалар үзәк китапханәсе яңа эш елын китапханәдә хезмәт күрсәтүнең сыйфатын бәяләүдән башлады. Моның өчен китапханәдә “библиосмайлик” дигән тартма булдырылды. Китапханәгә йөрүче һәр китап укучыга бу бәяләүдә катнашырга мөмкинлек бирелде. Бәяләмә бирү гади генә: китапханә хезмәтен бәяләүче смайликны тартмага салырга. Смайликлар ике төрле: елмаеп торучы смайлик, китапханәдә хезмәт күрсәтүнең сыйфаты бик яхшы, ә моңсу смайлик канәгать түгелне аңлата иде. Бәяләмә бирүдә барлык китап укучыларыбыз теләп катнаштылар. Укучыларыбыз безнең хезмәтне елмаеп торучы смайлик белән бәяләделәр, тартмада бер генә дә моңсу смайлик булмады.
Кадерле китап укучыларыбыз! Безнең хезмәтебезне шулай югары бәяләгән өчен бик зур рәхмәт сезгә!
