Җырлап яшик

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе
Гөлшат Зәйнашева иҗатына багышланган  әлеге чара шагыйрәнең җыр-моң дөньясына алып керде. Кичә барышында  "Гөлшат Зәйнашева - җырчы шагыйрә" дигән электрон презентация күрсәтелде. Шагыйрәнең шигырьләре. җырлары яңгырады, тормыш юлы яктыртылды. "Көйне таны!" уенында килгән кунаклар актив катнаштылар һәм шагыйрә сүзләренә язылган җырларны бергәләп башкардылар. Шигырь юлларында төшеп калган сүзләрне табып, сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр. Гөлшат Зәйнашеваның драматургия өлкәсендә булган хезмәтләре белән кыскача таныштылар. Чара барышында "Гайфи бабай, өйлән  давай!.." комедиясеннән  видео өзек тәкъдим ителде. Кичәгә килүчеләр Татарстанның аказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның   киң кырлы иҗатына тирән соклану һәм  зур тәэсирләр белән таралыштылар
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International