Әдәби- музыкаль кичә “Сайрар кошы идең халкыңның”

2018 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

16 январь көнне Татар Суыксуы авылы китапханәсендә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, драматург, шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулуга багышланган “Сайрар кошы идең халкыңның” дип исемләнгән әдәби- музыкаль кичә үтте.

Кичәдә китап укучылар Л. Аглетдинова, Ә.Гарипова, Р.Гыйләҗева, Р.Солтанова   тарафыннан аның шигырьләре укылды. Иң өлкән нәфис сүз остасы Оммаһани апа Баянованың йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шигырь укуы кичәдәгеләрне таң калдырды.  Татар Суыксу авылында яшәп иҗат итүче шагыйрә Я.Галләмова Г.Зәйнашевага багышлап, шушы кичә өчен махсус язган  “Күңел һәйкәле” дигән яңа шигырен укыды. Г.Зәйнашеваның шигырьләренә язылган җырларны үзебезнең авылның үзешчән җырчылары Х.Сираев, Ф.Гыйләҗев, Р.Галимова, С.Шайхайдарова, Д.Гараева, Ф.Солтанов башкардылар.  Китапханәче Л. Минкаева кичәне Г.Зәйнашеваның тормышына һәм иҗатына багышлап эшләнгән әлектрон презентация  белән бергә үреп алып барды, аның  иҗатына багышлап ясалган «Җырчы шагыйрә-талантлы шагыйрә” дип исемләнгән  китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.

Кичәбез Г.Зәйншева үзенең  тормыш иптәше, композитор З.Гыйбадуллин белән иҗат иткән “Күңелле ял итегез” дигән җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International