Китапханә - гаҗәп ил

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

       11 нче январь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Китапханә - гаҗәп ил" дигән  темада  түгәрәк өстәл янында сөйләшү булып үтте. Инде менә биш мең еллар элек үк, кешеләр бу искиткеч хәзинәгә гаҗәпләнүдән туймыйлар. Китап белән дуслашсаң, борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр кешелек дөньясының ничек яшәгәнен, нәрсә белән шөгыльләнгәнен белергә була. Китап   кешенең иң якын дустына да әверелергә мөмкин. Чарада катнашучылар шулай ук китап турында күп кенә табышмаклар, әйтемнәр, мәкальләр искә төшерделәр. Ахырдан өйләрендә уку өчен матур әдәбият сайлап алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International