Кем ничек имза җыя? Күп калмады сайлауга

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген төн уртасында Россия Президентын сайлауда катнашу өчен сәяси партияләр тәкъдим иткән кандидатлардан документлар кабул итү эше төгәлләнәчәк. Ул арада ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда, ил җитәкчесен сайлауда катнашу өчен үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә теләктәшлек белдереп имзалар җыю эше дәвам итә.

 

Кичә Мәскәүдә Илбашы вазыйфасына кандидат Владимир Путин­ның сайлау штабының беренче ябык утырышы узды. Ул имза җыю эшен закон нигезендә, бөтен таләпләргә туры китереп башкарырга кушты. Үзен-үзе тәкъдим итүче буларак, гамәл­дәге Президент Үзәк сайлау комиссиясенә сайлаучы­ларның 300 мең имзасын җыярга тиеш. Һәр төбәктән 7,5 мең имза дигән сүз бу. Татарстанда бу эшне Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә һәм Яшел Үзәндә җыя башладылар. Халыкны имза җыя торган өстәл янына махсус чакырып китермиләр, бу – һәркемнең үз теләге. Мәйданчыкларның һәр­кайсында икешәр волонтер эшли. Алар җаваплы хезмәтне башкару өчен, кышкы каникул чорында махсус әзерлек тә узган. “Бушлай эшлибез. Безнең тотрыклы эш урыныбыз бар, хезмәт хакларын, пен­сияләрне түлиләр. Ил үсеш юлыннан бара”, – дип аңлаткан әлеге эштә катнашу теләген Казанда яшәүче пенсионер Зинаида Булатова.
Илбашы өчен имзаларны якын арада ук җыеп бетерергә ният­ли­ләр. Бу хакта Владимир Путин­ның сайлау штабы рәистәшләренең берсе – “КамАЗ” башлыгы Сергей Когогин әйткән. Ул 18 мартта узачак сәяси чарада Владимир Путин җиңәчәгенә ышаныч та белдергән. “Фаразлар ясарга ашыкмыйк. Сайлау кампаниясендә Владимир Путин мәнфәгатьләрен якларга ризалык биреп, без аның лаеклы кандидат булуына һәм җиңәчәгенә ышанабыз. Моңа ирешү өчен хәлдән килгәннең барын да эшләячәкбез”, – дигән ул. Рәистәш вазыйфасын башкарган арада Сергей Когогин төп эш урыныннан ял алуы турында да билгеле.
Татарстанда “Гражданская инициатива” партиясеннән кандидат Ксе­ния  Собчак, “Яблоко” җитәк­че­се Григорий Явлинский һәм “Партия роста” рәисе Борис Титов өчен дә имза җыю эше бара. Борис Ти­товның штабы кичә көндез генә ачылды. Григорий Явлинский өчен йөздән артык кеше имза җыя. Дө­рес итеп теркәгән һәр яңа фамилия өчен аларга 100 сум акча тү­ли­ләр. “26 декабрьдән бирле эшлибез. Иртәнге сәгать уннан кичке сәгать унга кадәр халыкны кабул итәбез. Бер меңнән артык имза җыйдык инде”, – дигән штаб җитәк­чесе Руслан Зиннәтуллин “Татар-Ин­форм” хәбәрчесенә. Чаллыга Ксения Собчак тарафдарлары агитация автомобиле җибәргән. Республика күләмендә 1,5 мең имза туплаганнар инде. Инде хәбәр ит­кә­небезчә, кандидатлар Үзәк сай­лау коми­с­сиясенә имзаларны 30 гыйнварга кадәр тапшырырга ти­еш.
Татарстанда Президент сайлавында катнашучылар саны 82 процентка кадәр җитәргә мөмкин. “Петербург сәясәте” фонды ил төбәкләренең сәяси тотрыклылыгы рейтингын төзегән. Белгечләр быелның мартында узачак сайлауга бәйле фаразлар да ясаган. Әйтүләренә караганда, республикада сәяси чара оешкан төстә узачак. Татарстаннан тыш, алдынгылар рәтендә Ямал-Ненец автоном өлкәсе, Төмән һәм Кемерово өл­кәсе, Тыва, Дагстан, Чечня, Ка­рачай-Черкесс, Ингушетия, Төньяк Осетия – Алания республикалары да бар. Сайлауда катнашу күр­сәт­кече барыннан да бигрәк, Мәскәү һәм Санкт-Пе­тербургта, Әстерхан, Новосибирск, Томск, Иркутск, Новгород һәм Кострома өлкәләрендә, Коми республикасы һәм Байкал аръягы краенда түбән булачак, дигән фараз бар.
Владимир Путинга ышаныч зурдан. Сәясәтчеләргә халык ышанычы рейтингында Владимир Путин ел дәвамында иң югары күр­сәткечкә (57,7 процент) ирешкән. Рейтингның икенче баскычын Россия оборона министры Сергей Шойгу (18 процент) били. Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров – өченче урында (13,3 процент).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International