Мөселман яшьләре Спартакиадасында Актаныш командасы 2 урынны яулады

2018 елның 11 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Мөслимдәге универсаль спорт залында республика мөселманнарының кышкы спартакиадасы үтте. Анда 18 төркемдә уналты районнан килгән 300 дән артык спортчы көч сынашты, дип яза җирле басма.

Спорт уеннарын Мөслим районы имам-мөхтәсибе, “Җәмигъ” мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов ачты. Һәм, Коръән аятьләре укып, спорт ярышларына фатыйхасын бирде. Аннары мөселман кардәшләрне Мөслим муниципаль район башлыгы Рамил Муллин сәламләде.

– Бу чара безгә ерак кардәшләр белән танышу-аралашу мөмкинлеге бирә. Уеннарда катнашкан һәр мөселман үз сәламәтлеген чыныктыру өстендә эшләвен, үзенең спортта да көчле икәнен күрсәтер. Бу дөньяда сәламәт булып, иман белән яшик, – диде Рамил Муллин кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Спортчылар волейбол, кул көрәше, гер күтәрү, бадминтон, аркан тарту кебек ярышларда көч сынаштылар. Каршы алудан, уеннарның оештырылуыннан, хөкемдарлар эшеннән һәркем канәгать калды. 

Иртәннән алып кичкә кадәр дәвам иткән киеренке ярышлардан соң, командалар арасында урыннар билгеләнде. Барлык төр бәйгеләрдә дә яхшы уен күрсәткән, физик яктан ныклы әзерлекле булуын күрсәткән Мөслим мөселманнары командасы республика спартакиадасының җиңүчесе дип табылды. Икенче урында – Актаныш, өченчедә – Сарман районы командалары. Җиңүчеләр аерым уен төрләре буенча да билгеләнде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм Мөслим районы иганәчеләре ярдәме белән әзерләнгән кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай итеп, республикабызның көньяк-көнчыгыш районнары спортчылары үзләренең матур уеннары белән ерак Удмуртиядән, Татарстанның Кукмара, Әгерҗе, Баулы кебек төбәкләреннән килгән спорт сөюче мөселман кардәшләргә безнең якларда спортка тартылуның көчле, мөмкинлекләрнең зур булуын дәлилләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International