Бүген Актанышта тантаналы төстә 2018 елда туган беренче бәбине теркәү чарасы узды. Елның беренче сабые булып 4 гыйнварда туган Илмар һәм Алия Хамзиннар гаиләсенең нарасые Илзилә теркәлде. Тантаналы төстә бәхетле ата-ана үз сабыйларының беренче документы булган туу турында таныклык һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау Хатын алдылар.
Шатлыклы вакыйга белән Хамзиннар гаиләсен район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева котлады һәм аларга үзенең иң изге теләкләрен җиткерде.