Актанышта 2018 елның беренче бәбие туды

2018 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Бу хәбәрне без 2018 елга аяк баскач ук көтә башлаган идек. Актанышның быелгы тәүге нәние, көттереп кенә,  4нче гыйнвар көнне аваз салды, дип хәбәр итә www.aktanysh-rt.ru.

Шулай итеп Эт елын Актанышта нәни кызчык башлап җибәрде. Актанышта гомер итүче бәхетле пар – Алия һәм Илмар Хамзиннарга Яңа ел 3,800 авырлыктагы кыз бүләк итте. Бу Хамзиннар гаиләсендәге икенче сабый. 

Бәхетле гаиләне шатлыклы вакыйга уңаеннан тәбрик итәбез. 

Төкле аягың белән, 2018 елның беренче бәбие! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International