Район хакимият бинасында атналык киңәшмә узды

2018 елның 6 гыйнвары, шимбә

Бүген район хакимият бинасында район башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын үтәүче Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында Яңа ел яллары вакытында райондашларыбызның куркынычсызлыгын һәм тәртибен саклау, янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре каралды, шулай ук социаль сораулар һәм авыл хуҗалыгы белән бәйле мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук киңәшмәдә Яңа елга территория бизәлеше бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы да узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International