Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Э.Н.Фәттаховның Яңа ел котлавы

2017 елның 30 декабре, шимбә

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

Үзенең шатлыклары, сөенечләре белән 2017 ел артта калып бара. Яңа 2018 елга аяк басабыз.

Узган ел нәрсәләре белән истәлекле дигәндә, авыл хуҗалыгы районы буларак, безнең өчен һава шартлары уңай килү авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүгә, иген үстерүгә зур этәргеч бирде. Игенчеләребез бу мөмкинлектән файдаланып, зур уңышка ирештеләр. Терлекчелек продукциясен мул җитештерүнең нигезендә район терлекчеләренең зур хезмәте ята.

Республикада барган программаларга кушылып, район буенча бик зур күләмдә төзелеш эшләре алып барылды. Тынычлап кына утыра торган түгел, алга таба хәрәкәт иткән елларның берсе булды. Республика күләмендә дә төрле вакыйгалар күзәтелде. Иң мөһиме: безнең өчен хәвеф-хәтәрсез, исән-имин булып 2017 елны озатабыз.

Һәрбер Яңа елга чыкканда киләчәк көннәргә яңа өметләр баглыйбыз. Яхшылыкка өметләнү элек-электән килә. Яңа 2018 ел үткән елларга караганда уңайлырак булыр, күбрәк байлыклар китерер, күбрәк сөенечләр алып килер, дигән уй-тойгылар белән яшибез.

Һәрберегезне якынлашып килүче Яңа ел белән чын күңелдән котлыйм. Яңа елларда шатлыклар, исәнлек-иминлек, һәрбер гаиләгә бары тик куаныч кына телим. Үзебез бер җирлек, бер муниципаль берәмлек булып, бергә тупланып, тагын да югарырак хезмәт күрсәткечләренә ирешеп, яңа 2018 елда районыбыз халкының яшәешен тагын бер баскычка күтәрсәк иде.

Яңа еллар белән сезне – барыгызны да!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International