Яңа елны бергәләп каршылыйбыз!

2017 елның 29 декабре, җомга

    28 нче декабрь көнне Иске Сәфәр авыл китапханәсендә "Балкыш" интереслар клубы апалары белән Яңа елны каршылау бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмдә чыршы тирәли күп уеннар уйналды. Кыш бабай белән Кар кызы чыгшлары да кунакларның күңеленә хуш килде.  Апаларыбыз Яңа ел бәйрәмендә, мәктәп елларында сөйләгән нәфис сүзләрен һаман онытмыйча яттан сөйләделәр. Чыршы тирәли җырлап, уйнап, матур итеп күңел ачтылар, Бәйрәм чәй өстәле янында дәвам итте. Ахырдан, теләмичә генә  "кышкы каникулга" таралыштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International