Актанышта Яңа ел ярминкәсе оештырыла

2017 елның 28 декабре, пәнҗешәмбе

Халык көтеп алган, матур традициягә әерелгән Яңа ел ярминкәсе быел да актанышлыларны бәйрәм алдыннан сөендерәчәк. 29 декабрь, җомга көнне, Актаныш районының Ленин паркы каршындагы мәйданда, авыл хуҗалыгы идарәсе көчләре белән,  шәхси хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары  һәм фермерлык хуҗалыкларын җәлеп итеп кышкы ярминкә үткәрү күздә тотыла. 

Товар ассортименты гадәттәгечә бик  бай булачак дип ышандыра оештыручылар: сыер, каз ите, казылык, тавык һәм субпродуктлары, сөт һәм сөт продуктларының бик күп төрләре, бал, татар халык камыр ризыклары һәм башкалар.  

Сезне Яңа ел ярминкәсенә көтеп калабыз, хөрмәтле райондашлар һәм районыбыз кунаклары! 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International