27 декабрь көнне Аеш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Исхаков Гафурҗан Исхак улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.
Район Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Руслан Гарипов райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район хакимияте исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде.